Балаларның хәтере һәм уку өлгереше белән бәйле проблемалар физиологик сәбәпләр, аерым алганда, дөрес тукланмау аркасында килеп чыгарга мөмкин. Бу хакта “Skysmart” балалар һәм үсмерләр онлайн-мәктәбендә ата-аналар өчен үткәрелгән вебинарда балалар эндокринологы, диетолог Юлия Сидорова белдерде.
"Туклану аш кайнатуга гына йогынты ясамый ― ул барлык органнар һәм системаларның, беренче чиратта, баш мие эшчәнлеге өчен дә җавап бирә. Иң мөһим нутриентларның берсе – клетчатка (үсемлек күзәнәкләренең тышчасы составында була торган матдә). Хәтер сыйфаты һәм гомумән фикерләү эшчәнлеге аның организмга никадәр керүенә бәйле. Тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, клетчатка белән ешрак тукланган балалар тестларны яхшырак үти”, — дип билгеләп үтте эксперт.
Аның сүзләренә караганда, бала һәр 2000 ккалга ― 25 грамм клетчатка кулланырга тиеш. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен көненә 10 грамм, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен - 15 грамм, үсмерләр өчен көненә ― 30 грамм. Төрле ризыкларда клетчатканың күпме булуын ачыклау өчен Интернеттагы таблицаларга таянырга мөмкин. Җиләк-җимеш яки яшелчә порциясе – бу якынча 3 грамм клетчатка.
“Хәтер яхшы булсын өчен майлар да кирәк, бигрәк тә балык һәм чикләвекләрдә була торган Омега 3 майлары. Майлар көненә гомум калориянең 25-35 процентын тәшкил итәргә тиеш. Ә менә трансжирлар саны тәүлегенә калорияләрнең гомум саныннан 10 проценттан да артмаска тиеш. Чагыштыру өчен, углеводлар ― 45-65 процент, ә аксымнар – якынча 30 процент тәшкил итәргә тиеш", — ди эндокринолог.
“Яки төшке аш белән тәлинкәне күз алдыгызга китерегез. Тәлинкәнең яртысын клетчатка ― яшелчә, җиләк-җимеш тәшкил итә. Тәлинкәнең калган яртысын тагын урталай бүләбез. Бер өлеше – углеводлар, ягъни бодайның каты сортларыннан ярмалар һәм макароннар, икмәк. Икенче – аксым, ягъни ит, балык яки кузаклылар", - дип ачыклык кертте Сидорова.
Фото:worknet-info.ru