+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
28 август 2022, 12:00

Мәктәпләр сентябрьдән дистанцион укытуга күчәрме?

Дәүләт думасында бу мәсьәләгә карата фикерләрен белдерделәр.

Мәктәпләр сентябрьдән дистанцион укытуга күчәрме?
Мәктәпләр сентябрьдән дистанцион укытуга күчәрме?

Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Федот Тумусов фикеренчә, коронавирус белән авыручылар саны хәзерге кебек тиз темпта үссә, мәктәпләр дистанцион укыту форматына күчәргә мөмкин.

"Коронавирус бик тиз үсеш ала. Берничә атна элек көненә өч меңгә якын яңа очрак булса, бүген инде бөтен Русия буенча дистәләгән мең кеше. Мондый саннар безне бик борчый. Әгәр 1 сентябрьгә кадәр коронавирус шундый темплар белән таралса, төбәкләрдәге хакимиятләргә мәктәп укучыларын вакытлыча укытуның дистанцион форматына күчерергә туры килүе мөмкин”, — дип белдергән ул “Спутник” радиосындагы әңгәмәдә.

Оператив штаб мәгълүматларына караганда, 27 августка Русиядә инфекция белән авыруның 47 меңнән артык яңа очрагы теркәлгән.

Иң күп авыручылар Мәскәүдә –  тәүлек эчендә 6 915 кеше.

 

Фото: regnum.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: