+25 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
29 август 2022, 15:30

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды

Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү эшенең ничек оештырылуы турында сөйләде.

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров белән очрашу барышында яңа уку елына әзерлек эшенең ничек оештырылуы турында сөйләде.

"Уку елы башланырга берничә көн калды. Бездә проблемалы объектлар бар, алар уку елын соңрак башлаячак. Бу мәсьәлә турында узган оператив киңәшмәдә фикер алыштык. Минем әлеге объектлар буенча эшләрнең ничек баруы һәм гомумән уку процессының ничек оештырылачагы турында ишетәсем килә", - дип мөрәҗәгать итте Андрей Назаров ведомство җитәкчесенә.

"Һәр мәктәп бинасы буенча тулы мәгълүмат бар. Барлык алты объектта да 1 сентябрьдән башлап белем бирү процессы оештырылачак. Мәктәпләрдә тантаналы линейкалар тиешле дәрәҗәдә узачак, - дип сөйләде Айбулат Хаҗин. - Туклану барлык мәктәпләрдә дә оештырылачак, шул исәптән башлангыч сыйныф укучылары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар  өчен – бушлай, 5-11 сыйныф укучылары өчен түләүле.

Сигез мәктәптә ремонт эшләре 4-10 сентябрьдә, алтысы - соңрак тәмамланачак, дип хәбәр итте мәгариф министры Айбулат Хажин.  Иң проблемалы объектларда эшне “Гармония-Л”, “Филком”, “Регион-Уфа” компанияләре башкара.

Андрей Назаров төзелеш блогы эше буенча киңәшмә үткәреләчәген әйтте.

“Муниципаль дәрәҗәдә закупкалар барган вакытта еш кына бик көчле булмаган оешмалар отуы, аларның соңыннан мәктәп биналарын төзү һәм ремонтлау срокларын өзүе белән килешәм, бу без сөйләшкән нәтиҗәләргә китерә. Бәхеткә, андыйларның саны күп түгел. Шуңа карамастан, монысы да булырга тиеш түгел», - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Агымдагы елда капиталь ремонт 63 мәктәптә үткәрелде: шуларның 9ы инде файдалануга тапшырылды, 40ы шушы көннәрдә әзер булачак. Киләсе елда программага төбәкнең 134 мәктәбе кертелгән.

 

Фото:ufa.rbc.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: