Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
30 август 2022, 15:00

9 яшьлек малайны суыткычка ябып куйганнар...

Бу хәл супермаркетта булган.

9 яшьлек малайны суыткычка ябып куйганнар...
9 яшьлек малайны суыткычка ябып куйганнар...

Новосибирск тикшерүчеләре, Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин кушуы буенча, баланы супермаркет суыткычына япкан хезмәткәргә карата җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

29 августта Новосибирск шәһәренең Селезнев урамындагы супермаркет хезмәткәре тугыз яшьлек малайны суыткыч склад бинасына кертеп бикләгән. Үсмер кибеттә урлашкан яисә тәртип бозган дип уйлыйсызмы? Юк инде! Саклану вакыты чыккан азык-төлекне киштәдән алып куюларын сораган.

“Балигъ булмаган баланы законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итү очрагы буенча җинаять эше кузгатылды”, — дип хәбәр итә ведомство.

Хокук сакчылары бу хәлнең барлык шартларын ачыклаячак, тикшерү бара.

 

Фото: iz.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: