Русия Мәгариф министрлыгы илнең барлык мәктәпләрендә дәресләр вакытында кесә телефоннарын куллануны тыйды. Кесә телефоны дәрестә укучының игътибарын читкә юнәлтмәсен өчен шундый карар кабул ителде.
Дәресләрдә кесә телефоны куллануны чикләү кагыйдәсе бөтен балага да кагылмый – аларны медицина күрсәткечләре буенча кирәк булган укучылар файдалана алачак. Бу хакта “Роспотребнадзор”ның матбугат хезмәте хәбәр итә. Аерым алганда, кесә телефоннарын укучылар кандагы шикәрне контрольдә тоту яки йөрәк ритмын мониторинглау өчен файдалана алачак, андыйлардан телефоннарны “катгый рәвештә” алырга ярамый, диелә ведомство хәбәрендә.
“Роспотребнадзор” белгечләре искәртүенчә, дәрес вакытында кесә телефоннары куллануны чикләү таләбе узган елдан ук гамәлдә һәм 1 сентябрьдән нинди дә булса яңа чикләүләр кертү турында сүз бармый.
Фото: gazetahimik.ru