+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
1 сентябрь 2022, 22:55

Китап белән — Белем иленә!

Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсе Белем көнендә Бөтенрусия акциясенә кушылды.

Китап белән — Белем иленә!
Китап белән — Белем иленә!

1 сентябрьдә күп кенә Уфа укучылары өчен икеләтә бәйрәм булды, чөнки аларга "Китап артыннан йөгер" Бөтенрусия социаль-мәдәни акциясендә катнашу бәхете елмайды. Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәрләре, матур традиция буенча, Киров урамы буйлап йөгерергә чыктылар, каршы алучыларга Көзге узыш — "Русия халыкларының мәдәни мирасы елы" темасына сораулар бирделәр. Әлбәттә, дөрес җавап бирүчеләргә китаплар да бүләк иттеләр.

Яшь уфалыларга акция шулкадәр ошады ки, берничә беренче сыйныф укучысы шунда ук китапханәгә язылды. Белем иленә яхшы китап белән бергә атлагыз! Хәерле юл, яшь китап сөюче дусларыбыз!

 

 

Ирина Зиннәтуллина фотолары.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: