+17 °С
Болытлы
Яңа уку елы башланырга өлгермәде, атнаның беренче көнендә үк башкала мәктәпләрен “миналау” турында янаулар килгән.
Бу хокук саклау органнарындагы үз чыганагына сылтама белән “Башинформ” агентлыгына хәбәр итә.
Бүген, 5 сентябрь иртәсендә, Уфаның кайбер мәктәпләрендә балаларны һәм хезмәткәрләрне биналардан чыгарганнар, аларны якындагы мәгариф учреждениеләренә урнаштырганнар.
Урынга ашыгыч ярдәм хезмәтләре килгән. Мәктәпләрне “миналау” турындагы хәбәрләрне тикшерү бара.
Фото:newizv.ru