+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
5 сентябрь 2022, 15:10

Мәктәптә туклану буенча соравың бармы?

Республикада укучылар туклануына багышланган кайнар линия эшли башлады.

Мәктәптә туклану буенча соравың бармы?
Мәктәптә туклану буенча соравың бармы?

5 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр “Роспотребнадзор” гомуми белем бирү оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Белгечләр мәгариф учреждениесенең бу процесстагы роле, ата-аналар контроле турындагы сорауларга җавап бирәчәк, сәламәт туклану кагыйдәләрен үтәү һәм башка темаларга консультация бирәчәк.

Башкортстанда яшәүчеләр 8-800-700-90-30 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр урындагы вакыт белән 10.00дән 16.00гә кадәр шалтыратып  сораулар бирә ала (12.00дән 12.45кә кадәр тәнәфес). Шалтырату бушлай.

“Мәктәптә туклану буенча кайнар линияләр традицион рәвештә уку елы башлану белән үткәрелә. Консультация сорап ата-аналар гына түгел, мәктәпләр үзләре дә мөрәҗәгать итә. Соңгы елларда сәламәтлекләре буенча проблемалары булган балаларны тукландыруны оештыру буенча сораулар ешрак килә башлады: аллергия авырулары, ферментатив җитешсезлекләр, ашказаны-эчәк тракты авырулары.  Узган елда коронавирус инфекциясе таралу шартларында туклануны оештыру буенча сораулар күп булды”, - дип  сөйләгән "Башинформа"га төбәк буенча “Роспотребнадзор” идарәсенең Балалар һәм үсмерләр гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Лилия Левашова.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Башкортстанда мәктәптә туклану өлкәсендә хокук бозулар саны 1,3 тапкырга кимегән.

 

Фото:iz.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: