+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
6 сентябрь 2022, 14:50

Киемеңә карап, “бишле” куйсыннар!

Башка илләрдә дә мәктәп формасы кияләрме?

Киемеңә карап, “бишле” куйсыннар!
Киемеңә карап, “бишле” куйсыннар!

Беренче мәктәп формалары Бөекбританиядә Генрих VIII заманында барлыкка килә. Зәңгәр төстәге тукыма башкаларына караганда арзанрак булганга, беренче формалар да зәңгәр була. Безнең илдә бертөрле кием белән укырга йөрү, 1834 елда, гимназистлар һәм студентлар мундиры турында канун кабул ителгәч, башлана. Ул заманнарда әле кызлар гимназиягә йөрми торган була, шуңа да кызлар өчен мәктәп формасы 1896 елда, алар өчен беренче инстиут ачылгач кертелә. Мондый уку йортында кием төсләре яшькә карап бүленгән. 6-9 яшьлекләрнеке — каһвә төсендә, 9-12 яшьлекләрнеке — сыек зәңгәр, 12-15 яшьлекләрнеке — соры, ә 15-18 яшьтәгеләрнеке ак төстә булган. Һәр укучы ак яка һәм манжетлар тагып йөргән. Бу гадәт совет заманында мәктәптә белем алган укучыларда да сакланып килгән. Егетләр костюм-чалбарда, ак күлмәктә булса, кызлар көрән күлмәк өстеннән ак алъяпкыч бәйләгән. Гадәти уку көнендә кара төстәге алъяпкыч йөртү рөхсәт ителгән.

Бүгенге көндә мәктәп формасының кире кайтарылуы һәм көндәлек таләп булып торуы бик уңай күренеш. Кием бердәм саналса да, укучылар һәм әти-әниләр аның уңайлысын, матурын сайлый ала.

Чит илләрдә укучылар мәктәпкә нинди киемдә йөри?Анда бердәм мәктәп формасы бармы?

Бөекбританиядә өс киеме генә түгел, аяк киеме белән носки да мәктәп формасына керә. Анда һәр белем учагының үз формасы бар, ул укучыларга бушлай бирелә һәм мәктәптә үк саклана. Шулай ук һәр укучыга мәктәп логотибы белән кепка яки эшләпә һәм галстук бирелә.

Франциядә 1927-1968 елларда гына бердәм мәктәп формасы була. Бүгенге көндә ул кайбер уку йортларында гына сакланган.

Германиядә әлегә кадәр бердәм мәктәп формасы кертелгәне булмаган, бары тик кайбер гимназияләрдә генә укучыларның үз формасы бар.

Америка белән Канаданың шәхси мәктәпләрендә белем алучылар гына мәктәп формасында йөри. Аларда өс киеме бер уку йортын икенчесеннән аеручы үзенчәлек тә булып тора.

Һиндстан мәктәпләрендә форма мәҗбүри санала. Малайлар ак күлмәк, кара яки зәңгәр чалбар кисә, кызлар бер төстә һәм бертөрле тегелгән итәк һәм блузкада йөри. Андый киемгә галстук та өстәлә.

Төркиянең барлык мәгариф учреждениеләрендә дә укучылар форма кия. Төрле яшьтәгеләрнең киемнәре төсләре буенча аерыла. Җәй көне алар ирекле киемгә күчә.

Япониядә, шулай ук, мәктәп формасы мәҗбүри. Малайлар өчен ак күлмәк, кара пинжәк белән чалбардан торган “гакуран” дип йөртелгән костюм булса, ә кызлар ак блузка, кара пинжәк һәм юбкасы булган “сейлор фуку” кия.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: