+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
9 сентябрь 2022, 14:45

Туган тел укытучылары форумга җыелды

Уфада туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумы бара.

Туган тел укытучылары форумга җыелды
Туган тел укытучылары форумга җыелды

Анда Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин катнаштылар.

— Хөрмәтле укытучылар, форумда катнашучылар, кунаклар! Республикада туган телләр төбәкара форумы үтүенә бик шатбыз. Форумның мөмкинлекләре белән тулысынча файдаланыгыз, үзегезне борчыган барлык сорауларны җиткерергә тырышыгыз. Без, әлбәттә, сезне борчыган мәсьәләләрне беләбез. Бу чарада үзара сөйләшеп, киңәшләшеп, фикер алышып, күп кенә сорауларны хәл итүнең яңа чишелешен табарсыз, дип ышанабыз, — диде, тантаналы чараны ачып, Азат Бадранов.

Чарада 280 кеше – лицей һәм гимназия җитәкчеләре, урта һөнәри белем бирү оешмаларының туган тел укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре һәм педагоглары, дәреслекләр авторлары, шулай ук күрше төбәкләрнең ана теле укытучылары катнаша.

Бүген педагоглар, тәрбиячеләр, укытучылар дискуссия мәйданчыкларында укыту-тәрбия алымнары белән уртаклашты, актуаль темалалар, балаларны милли мохиттә тәрбияләү турында сөйләште, фикер алышты.

Форумның икенче эш көне "Торатау" Конгресс-холлында дәвам итәчәк.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: