+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
11 сентябрь 2022, 19:00

Мәскәү программистларының да борынына чиртте!

14 яшьлек малай шәһәрнең Җиңү паркындагы фонтанны төзәткән.

Мәскәү программистларының да борынына чиртте!
Мәскәү программистларының да борынына чиртте!

Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәре Җиңү паркында 14 яшьлек Арсений Рабовлюк ватылган шәһәр фонтанын төзәтә алган.

Аны ремонтлауга бер генә белгеч тә тотынмаган, ә укучы ватылуының төп сәбәбенә берничә көн эчендә төшенгән һәм төзәтеп тә куйган, дип яза “kp.ru” басмасы.

Су бирү һәм яктыртуны көйли торган программа автомат режимда эшләүдән туктаган, фонтанны механик рәвештә генә эшләтә  алганнар. Парк җитәкчелеге Чиләбедән алып Мәскәүгә кадәр программистларга мөрәҗәгать иткән, ләкин беркем дә электрон җайланманы ремонтлауга алынмаган.

Арсенийның әтисе — паркның баш инженеры. Ул улына катлаулы җайланманы карарга тәкъдим итә. Үсмер балачактан ук программалашу белән шөгыльләнә һәм фонтанны ремонтлау – аның иң җитди хезмәте.

"Без аның төзәтә алуына әллә ни ышанмадык та. Арсенийның система файлларына кереп, сәгать ярым эчендә фонтанны эшләтеп җибәрүен күргәч, гаҗәпләнүебезнең чиге булмады. Русиянең иң яхшы программистлары бернәрсә дә эшли алмады, ә ул – үзлегеннән генә өйрәнгән гап-гади малай, тотты да төзәтеп тә куйды”, — дип сөйләгән басмага парк директоры.

Парк җитәкчелеге яшь программистны бүләкләргә ниятли.

 

Фото: oblgazeta.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: