+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
15 сентябрь 2022, 11:10

“Бер рюмка эчкән идем...”

Шушы көннәрдә әти-әнисенең машинасында авария ясаган 14 яшьлек үсмернең сүзләре бу.

“Бер рюмка эчкән идем...”
“Бер рюмка эчкән идем...”

Октябрьский шәһәренең Чапаев урамында 14 яшьлек үсмер, "Nissan Leaf"  автомобиле белән идарә иткәндә, металл коймага барып бәрелгән. Авариядә кешеләр зыян күрмәгән. Балигъ булмаган машина йөртүче шәһәр буйлап йөрергә чыгар алдыннан бер рюмка аракы эчүен таныган. Бу хакта төбәк буенча ЮХХДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу очрак уңаеннан ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, телеграм-каналдагы сәхифәсендә  Башкортстан буенча ЮХХДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов да язган.

“Ата-аналар кая карый? Балигъ булмаган бала һәм бөтенләй гаепсез кешеләр катнашлыгында чираттагы коточкыч фаҗига булырга мөмкин иде бит.

ЮХХДИ хезмәткәрләре яшь шоферның транспорт чарасы белән идарә итүен шунда ук чикләгән. Яшенә карата машина йөртү таныклыгы булмаган, билгеле. Әйе, исерек килеш машина йөртүе өчен җаваплылыкка тарттырып булмый. Тик билгеле бер халәттә булган баланың автомобиль йөртүе башка сыймый.

Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, үсмер әти-әнисенең автомобилен урлап алып чыгып киткән. Хәзер барлык процессуаль материаллар Октябрьский шәһәренең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә тапшырылды. Ата-анага уллары белән ничек мондый хәл килеп чыкканын җентекләп аңлатырга туры килер дип ышанам.

Башка ата-аналар өчен бу очрак балалар белән җитди сөйләшү өчен сәбәп булсын!

Алар белән юл хәрәкәте проблемалары турында сөйләшегез, балалар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләренең фаҗигале нәтиҗәләренә мисаллар китерегез", - ди Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.

 

Фото:carsweek.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: