Сыйныфка яңа укучы килгән. Укытучы
Елмаеп-көлеп алыйк әле, дуслар!
— Улым, син икеле алган саен, минем бер чәчем агара, — ди икән әтисе.
Малай бераз уйлап торган да:
— Әһә! Хәзер картәнинең чәчләре нигә ап-ак булуын аңладым инде. Әти, димәк, син миннән дә начаррак укыгансың бит...
*****
Сыйныфка яңа укучы килгән.
— Кем белән утырырга телисең? — дип сорый аңардан укытучы.
— Миңа кем булса да ярый, тик язуы гына хатасыз һәм мин танырлык булсын.
*****
— Шамил, нигә дәрескә килмәдең?
— Башым авыртты.
— Авырткач, нигә соң урамда эт куып йөрисең?
— Укытучы апа әйтте ич: башыгыз авыртса, саф һавага чыгыгыз, диде.
Фото:edu.ru