Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
21 сентябрь 2022, 14:00

Кайчан җылылык бирәләр?

Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында җылылыкны кайчан бирәчәкләре билгеле.

Кайчан җылылык бирәләр?
Кайчан җылылык бирәләр?

Уфаның социаль учреждениеләрендә җылылык киләсе атнадан да иртәрәк бирелмәячәк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кожевников хәбәр итте.

Аның белдерүенчә, системалар теләсә кайсы вакытта эшли башларга әзер. Шуңа күрә башкала хакимияте һава шартларына карап эш итәчәк. Гадәттәгечә, иң беренче социаль учреждениеләргә –  мәгариф, мәктәпкәчә белем бирү, сәламәтлек саклау оешмаларына җылылык бирергә планлаштыралар.

“Без балалар учреждениеләрен киләсе атнада җылыта башлауны күз уңында тотабыз. Шул ук вакытта һава температурасын күзәтәчәкбез. Температура 8-9 градус тирәсе булса, җылылык бирү турында карар кабул ителәчәк", - дип аңлатты Сергей Кожевников.

Урамда һава температурасы 5 көн дәвамында +8 градустан түбән торса, торак йортларга да җылы биреләчәк.

 

Фото:40a.media

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: