Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
22 сентябрь 2022, 09:45

Дәрестә телефоннар тыелды...

Әти-әниләрнең моңа мөнәсәбәте ничек?

Дәрестә телефоннар тыелды...
Дәрестә телефоннар тыелды...

Русиядә  әти-әниләрнең 81 проценты Мәгариф министрлыгының дәрестә кесә телефоннарын куллануны тыюын хуплый. Бу хакта “MAXIMUM Education” мәгариф компаниясенең сораштыру нәтиҗәләре турында  “Известия” басмасы хәбәр итә.

Әти-әниләрнең 81 проценты гаджетларның уку процессына комачаулавы белән килешә. Шул ук вакытта сораштырылучыларның 13 проценты бала һәрвакыт элемтәдә булырга тиеш дип саный,. Респондентларның 6 проценты бу хакта әлегә берни дә әйтә алмый.

Күпчелек ата-аналар дәресләрдә телефон куллануны тыюны хупласа да, алар балаларының гаджетлардан файдалануына уңай карый. Биштән бере генә куллануны чикли һәм телефонны баласына билгеле бер вакытка гына бирә. Шул ук вакытта күпчелек ата-аналар (58 процент) баланың кирәкмәгән контентка керү-кермәвен даими күзәтеп тора.

Гомумән алганда, сораштырылган ата-аналарның 60 проценттан артыгы үз балаларын вакыт-вакыт контрольдә тотулары турында әйткән, 36 проценты моны даими рәвештә эшли. Шул ук вакытта һәр икенче ата-ана уку процессын игътибар белән күзәтә, ә һәр бишенче кеше көн саен өй эшен тикшерә.

Билгеле булуынча, Мәгариф һәм фән министрлыгында Русия мәктәпләрендә дәресләр вакытында кесә телефоннарын куллануны тыю кертелде.

 

Фото: iphones.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: