Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен “Чишмә ни хакында сөйли?” дигән мавыктыргыч һәм кызыклы чара уздырды. Укучылар өчен “Җирнең географиясе”, “Почемучек” Зур энциклопедиясе”, фәнни-популяр журналлар, "Эрудит”, "Наш Филиппок" һәм башка “акыллы” энциклопедияләрдән торган күргәзмә оештырылды.
Китапханәчеләр безнең тормышта суның әһәмияте турында сөйләде, аннары балалар «Бу кызыклы!», «Медицина», «Табышмаклар», «Мәкальләр» станцияләре буйлап “сәяхәт” иттеләр. Ә команда капитаннары “Знайка” станциясендә көч сынаштылар. Шулай ук, балалар "Балыкчы һәм балык турында әкият" экологик әкиятне сәхнәләштерделәр.
Зөлфия Гыйззәтуллина.
Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсе мөдире.