+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 сентябрь 2022, 14:30

Янә мәктәп, янә атыш...

Бүген Ижау шәһәрендәге мәктәптә атыш булган. Корбаннар арасында балалар да бар.

Янә мәктәп, янә атыш...
Янә мәктәп, янә атыш...

Бүген Ижау шәһәренең 88нче мәктәбендә атыш булган, һәлак булучылар да бар. Бу хакта “Риа-Новости” хәбәр итә.

"Әлегә шәхесе билгеле булмаган кеше мәктәпкә үтеп кергән, сакчыны үтергән, балалар арасында корбаннар да, җәрәхәтләнүчеләр дә бар. Хәзергә эвакуация тәмамланды. <...> Мәгълүматны соңрак Федераль хәвефсезлек хезмәте белән тикшерәчәкбез", - дип белдергән телеграм-каналда Удмуртия башлыгы Александр Бречалов.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, тугыз кеше үлгән: биш укучы, ике сакчы һәм ике укытучы. Мәгълүматлар ачыклана.

"Һөҗүм итүче үзен үзе үтергән. Ул нацист символикасы булган кара майка һәм балаклава кигән. Үзе белән документлары юк, хәзерге вакытта шәхесе билгеләнә", — дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, җинаятьче хәрби патроннар белән эшләүгә үзгәртеп җыелган ике травматик пистолет белән коралланган.

Урында ашыгыч хезмәтләр эшли, тикшерү бара.

 

Фото: РИА Новости

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: