+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
28 сентябрь 2022, 11:15

Үсмер янгынны булдырмый калган...

Әгәр өйдә янгын хәбәрчесе булмаса, коточкыч фаҗига булуы ихтимал иде.

Үсмер янгынны булдырмый калган...
Үсмер янгынны булдырмый калган...

Кичә Аскын районының Яубүляк авылындагы торак йортларның берсендә үсмер янгын булдырмый калган. Бәхеткә, янгын хәбәрчесе вакытында сигнал биргән.

Бу көнне аш-су бүлмәсендә электр чымнары янып киткән. Өйдә 17 яшьлек үсмер үзе генә булган. Ул тиз арада кул астындагы чаралар белән янгынны сүндергән һәм өйне җилләткән.

Бу очрак турында Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров үзенең телеграмма-каналында сөйләде.

“Янгын хәбәрчесенең һәр очрагы өчен чын күңелдән шатланам. Бу хакта барысына да сөйлисе килә. Мисаллар һәрвакыт үтемлерәк бит, бигрәк тә алар уңай булса", - дип яза Фәрит Гомәров.

Ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, әлеге йорт 2020 елда “7 яшькә кадәрге балалы гаиләләр” категориясе буенча янгын хәбәрчесе белән җиһазландырылган.

 

Фото:ufacitynews.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: