Уфада яшь эшкуарларга ярдәм программасы буенча грант алуга дәгъва итүче иң яшь кеше – 14 яшьлек кыз. Бу хакта «Башинформ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Алиса Гыйбадуллина сөйләде. Аның белдерүенчә, мәктәп укучысы аттракционнар сатып алырга һәм аларны Дим бистәсендәге паркта урнаштырырга тели.
“Мин аңардан бу акчалар белән нәрсә эшләргә теләвен сорадым? “Үзебезнең райондагы парк өчен ике карусель сатып алырга телим. Алар бик кирәк!" – дип җаваплады кыз. Күз алдыгызга китерәсезме? Моны җентекләп уйларга, исәпләп тә чыгарырга кирәк бит! – ди Алиса Гыйбадуллина.
Фото: yakutov.ru