+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
11 октябрь 2022, 15:50

“Халкыма тугры булырга ант итәм!”

Бүген Башкортстанның 500 укучысы шәйморатовчылар сафына тантаналы рәвештә кабул ителде.

“Халкыма тугры булырга ант итәм!”
“Халкыма тугры булырга ант итәм!”

Башкортстан Республикасы көнендә Уфаның Совет мәйданында легендар дивизия командиры, Русия Герое Минегали Шәйморатовка һәйкәл ачылды.

Һәйкәл ачуда республик Башлыгы Радий Хәбиров, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәис Рәхим улы Әбдрәшитов, Донецк Халык Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин, Русия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, Русия Федерациясе Оборона министрлыгының Генеральный инспекторы Валерий Баранов, Русия Сәнгать академиясе академигы, архитектор Салават Щербаков катнашты.

 “Шушы һәйкәл белән без халкыбызның горурлыгы, җаны, каһарманлыгы символы – генерал Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатовка мөрәҗәгать итәбез. Без тарихи гаделлекне тергезгән, батырга Русия Герое исемен биргән ил Президенты Владимир Владимирович Путинга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

Бирегә килгәч, без һәрчак мәңгелеккә бу дөньядан киткән геройлар истәлегенә баш иябез. Без аларның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз. Биредә балаларыбызга һәм оныкларыбызга Ватан тарихы турында сөйләячәкбез, аларны чын патриотлар үрнәгендә тәрбияләячәкбез”, - диде Радий Хәбиров.

Бу чарада Башкортстанның 500 укучысы шәйморатовчылар сафына тантаналы рәвештә кабул ителде.

“Бүгенге тантаналы көндә дусларыбыз, укытучыларыбыз алдында “Шәйморатовчы” исемен лаеклы йөртергә ант итәм! Халкыма тугры булырга ант итәм! Туган ил өчен һәлак булучылар исеменә тап төшермәскә ант итәм. Туган җиребезнең тугры улы һәм кызы булырга, төпле белем алырга, илебезгә намуслы хезмәт итәргә ант итәм! “Салават токымнары чигенми!” девизына тугры булачакмын. Ант итәм!” – дип кабатлады укучылар.

Шәйморатовчылар сыйныфларына кабул итү тантанасы “Шәйморатов-генерал” гимны белән тәмамланды.

 

Фото:glavarb.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: