Уфа районы Миловка мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Арина Балашова “ЮИД йолдызы” Бөтенрусия конкурсының “Визитка” номинациясендә икенче урынны алды. Аринаны конкурска остазы Илсөяр Рим кызы Хәлимова әзерләгән. Иҗади бәйгедә илнең барлык төбәкләреннән 2 меңнән артык укучы катнашты.
Балалар биш биремне үтәделәр — юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәүче видеовизиткалар, телевизион тапшыру стилендә репортаж ясадылар, юл хәрәкәтенең яшь инспекторы эшен популярлаштыру буенча авторлык позициясен чагылдырган эссе, шулай ук юл хәрәкәте хәвефлеге, транспорт, сәяхәт яки юллар темасына җыр яздылар.
Бүләкләү тантанасы 19 октябрьдә Мәскәүдә Русия Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ музеенда узачак.