Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
20 октябрь 2022, 11:10

Иң яхшы рәсемнәр Мәскәүгә юллана

Башкортстан укучыларының рәсемнәре Мәскәүдә Бөтенрусия конкурсында катнаша.

Иң яхшы рәсемнәр Мәскәүгә юллана
Иң яхшы рәсемнәр Мәскәүгә юллана

Төбәк этабында сайлап алынган иң яхшы балалар рәсемнәре “Хәтер вакыттан көчлерәк" Бөтенрусия патриотик конкурсында тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә. Быел конкурс “Боевое братство” Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының 25 еллыгына багышланды.

“Боевое братство”ның Башкортстан бүлеге җитәкчесе Альберт Шаһиморатов ассызыклаганча, проект үсеп килүче буында Русия өчен горурлык хисе, аның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм тарихына хөрмәт тәрбияләү максатын куя.

“Быел конкурста барлыгы 2 меңгә якын бала катнашты, федераль дәрәҗәдә өченче турда катнашу өчен 9 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Иң яхшы эшләр Мәскәүгә җибәрелде. Конкурс кысаларында Уфаның Киров районы мәктәпләре һәм Чишмә районы Алкино-2 авылының Рөстәм Абзалов исемендәге мәктәбе актив катнашты", - дип белдерде Альберт Шаһиморатов.

“Балалар үз эшләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстандагы, Сириядәге сугыш хәрәкәтләре турында сөйләделәр, аларның күбесе кайчандыр безнең мәктәптә укыган, биредә яшиләр, алар арасында конкурста катнашучы укучыларның туганнары да бар. Барлык укучылар да эшкә бик иҗади якын килде: ветераннар һәм аларның гаиләләре белән аралашты, интервьюлар алды. Эшкә әти-әниләр дә, педагоглар да актив кушылды”, - дип Рөстәм Абзалов исемендәге мәктәп директоры Гөлфия Заһидуллина.

 

Фото: “Боевое братство”

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: