Түбән Тагил шәһәренең Н. Крупская исемендәге 1нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларын вакытлыча дистанцион укытуга күчергәннәр. Сәбәбе – укучыларның күпләп агулануы, дип хәбәр итә “Известия” басмасы.
"Балаларны вакытлыча дистантка күчердек. Дүшәмбе көнгә үзләрен начар хис итүчеләр булмаса, мәктәпкә килергә мөмкин", - дип белдергәннәр уку йортында.
19 октябрьдә агулану билгеләре 1-5нче сыйныф укучыларында ачыкланган. Укучыларда эчләре авырту, күңелләре болгану һәм калтырану билгеләре булган. Аларның кайберләренә ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Табиблар балаларга “кискен эчәк инфекциясе” диагнозы куйганнар. Әлеге очракны тикшерү бара.
Фото:gazeta.spb.ru