+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
22 октябрь 2022, 14:35

Кошлар очырам

Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсендә Мостай Кәримгә багышланган әдәби-музыкаль чара үтте.

Кошлар очырам
Кошлар очырам

Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсендә Башкортстанның халык шагыйре, драматург, публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик Хезмәт Герое, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәримгә багышланган әдәби-музыкаль чара үтте.

Уфа шәһәре 21нче лицейның алтынчы сыйныф укучыларын Мостай иленә шигъри экскурсиягә чакырдылар. Алар зур, якты, кызыклы һәм кыю илгә юл алды. Ә юл күрсәтүче Башкортстанның халык шагыйренең “Кошлар очырам”дигән шигыре булды. Чөнки бүген дә кешеләргә ярдәм сүзләре, илһам һәм теләкләр җитереп, аның кошлары җырлауны дәвам итә.

Укучылар Мостай Кәримнең бай иҗат дөньясын ачып кына калмыйча, үзләрендә “Озын-озак балачак” повесте персонажлары ролен дә сынап карады (Кендек — Искәндәр Ногманов, Әсхәт — Алмаз Исхаков).

Очрашуның иң күңелле мизгеле булган викторинада җиңү яулаган Искәндәр Мостай Кәримнең шигырьләр томы белән бүләкләнде.

 

Ирина Зиннәтуллина фотосы. 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: