+26 °С
Болытлы
Чиләбе өлкәсендә кичә, 22 октябрьдә, “Зюраткүл” милли паркында бала югалган.
“Саткинский рабочий” басмасы мәгълүматлары буенча, Уфа туристлары төркемендә килгән 10 яшьлек малай "Зюраткүл" тау итәге белән “Голая Сопка” арасындагы артта калган.
Баланы эзләргә 60лап кеше — Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча коткаручылары, “Легион-спас”, милли парк хезмәткәрләре һәм ирекле ярдәмчеләр чыккан.
Бәхеткә, кичке 8ләр тирәсендә малайны тапканнар һәм төркем урнашкан урынга алып килгәннәр.