-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
28 октябрь 2022, 11:35

Юл кагыйдәләрен өйрәнеп үсәбез!

Бердәм юл йөрү кагыйдәләре көне уңаеннан Уфаның 65нче Татар гимназиясендә кызыклы чаралар үтте. 

Юл кагыйдәләрен өйрәнеп үсәбез!
Юл кагыйдәләрен өйрәнеп үсәбез!

27 октябрь көнне Бердәм юл йөрү кагыйдәләре көне үтте. Безнең 65нче Татар гимназиясе дә читтә калмады. Бу көнгә багышлап бик күп чаралар уздырдык: сыйныф сәгатьләре, рәсем конкурслары оештырдык, водительләргә мөрәҗәгать итеп хатлар яздык, ә өлкән сыйныф укучылары аларны тапшырды.

Бик тә кызыклы, файдалы үтте бу көнебез. Юлларда кагыйдәләрне саклап, игътибарлы булып, барчабызга да исән-сау йөрергә язсын. Водительләрне якынлашып килгән бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Дания Миртимер кызы Бикбулатова,

65нче Татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. 

 

Автор фотолары. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: