+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
1 ноябрь 2022, 11:45

Балаларны ничек ашаталар?

Бердәм ачык ишекләр көнендә Уфа шәһәренең 65нче Татар гимназиясендә әти-әниләр укучыларга әзерләнгән ризыкларны татып карады.

Балаларны ничек ашаталар?
Балаларны ничек ашаталар?

28 октябрьдә республиканың 1108 мәктәбендә “Башкортстан әти-әниләре - сәламәт туклану яклы!” ачык ишекләр көне оештырылды. Чарада 10 меңнән артык әти-әни катнашты.

Мәктәп ашханәләрендә аш-су күргәзмә-дегустациясе оештырылды. Биредә теләге булган һәркемгә ашларны татып карарга, документларны өйрәнергә, журналларны карарга һәм ризыкның сыйфатын бәяләргә мөмкинлек бирелде.

Бердәм республика ачык ишекләр көне уңаеннан төрле чаралар Уфа шәһәренең 65нче Татар гимназиясендә дә оештырылды.

“Бу көн төрле чараларга бай булды: сыйныф сәгатьләре, рәсем конкурслары, викториналар үткәрдек. Шулай ук мәктәп ашханәсенә ата-аналар да килделәр. Алар балаларның нинди ризыклар белән туклануы турында мәгълүмат алды, ашханәдә эшләүче апалар әзерләгән ашларны тәмләп тә карады. Чирекнең соңгы көне бик уңышлы үтте”, - ди башлангыч сыйныфлар укытучысы Дания Миртимер кызы Бикбулатова.

 

Фотолар гимназия сайтыннан.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: