+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
8 ноябрь 2022, 09:40

Арина медальле булды!

Уфа районы Миловка мәктәбе укучысы Арина Балашова “ЮИД йолдызы” Бөтенрусия конкурсында җиңү яулады.

Арина медальле булды!
Арина медальле булды!

Уфа районы Миловка мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Арина Балашова “ЮИД йолдызы” Бөтенрусия конкурсының “Визитка” номинациясендә икенче урынны алды. Аринаны конкурска остазы Илсөяр Хәлимова әзерләгән.  Иҗади бәйгедә илнең барлык төбәкләреннән 2 меңнән артык укучы катнашты.

Балалар биш биремне үтәде — юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәүче видеовизиткалар, телевизион тапшыру стилендә репортаж ясадылар, юл хәрәкәтенең яшь инспекторы эшен популярлаштыру буенча авторлык позициясен чагылдырган эссе, шулай ук юл хәрәкәте хәвефсезлеге, транспорт, сәяхәт яки юллар темасына җыр яздылар.

— Арина бик яхшы укый. Үзе бик җаваплы, актив, нинди генә эшкә тотынса да, җитди карый. Төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый, шуңа күрә партфолиосы да грамоталарга бай . Сәләтле кыз бию белән шөгыльләнә, агач кашыкларда оста уйный, җырларга ярата. Ул бик тату гаиләдә үсә. Әнисе Людмила Леонидовна “ЮИД йолдызы” конкурсына әзерләнүдә зур ярдәм күрсәтте, — дип сөйли ЮИД "Светофор"отряды остазы Илсөяр Хәлимова.

Илсөяр Рим кызы — Аринаның сыйныф җитәкчесе дә. Конкурска программаны да ул әзерләгән.

“Әзерлек бик җитди барды. Әлбәттә, авыр булды, чөнки барысын да яхшы эшләргә кирәк иде. Тик Арина бер тапкыр да арыганын күрсәтмәде. Барлык биремнәрне үтәргә тырышты. Аның тырышлыгына һәм түземлегенә сокланырлык”, — ди педагог, укучысы белән горурланып.

Шушы көннәрдә җиңүче кызның бүләкләре Мәскәүдән кайтып та җитте. Арина һәм аның остазы Илсөяр Рим кызы медаль, грамота һәм махсус приз алу шатлыгын “Әллүки”челәр белән дә бүлеште.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: