+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
1 декабрь 2022, 16:40

Тарихын белгән баланың киләчәге бар!

Русия Федерациясе гербы көне уңаеннан Балтач районының Штәнде урта мәктәбендә кызыклы чаралар узды.

Тарихын белгән баланың киләчәге бар!
Тарихын белгән баланың киләчәге бар!

Һәр илнең үзенчәлекле атрибутикасы бар, ул аны башка дәүләтләрдән аерып тора, милләтнең бәйсезлеген һәм тарихи үзенчәлеген ассызыклый. Дәүләтнең төп символлары – герб, флаг һәм гимн.

29 ел элек – 1993 елның 30 ноябрендә Русия Федерациясе Президенты указы белән ике башлы бөркет Русия гербы сыйфатында раслана. Аны 2000 елда рәсмиләштереп бетерәләр.

Русия Федерациясе гербы көне уңаеннан Балтач районының Штәнде урта мәктәбендә кызыклы, фәһемле чаралар узды. 28 ноябрьдә 1-11 сыйныфларда “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү” дигән традицион дәресләр узды. Дәресләрдә укучылар дәүләт символларының тарихы, мәгънәсе турында мәгълүмат алды. Дәресләрне сыйныф җитәкчеләре оештырды.

Кичә, 30 ноябрьдә, 1-2 сыйныфлар өчен Дәүләт гербы көненә багышланган кызыклы дәрес үтте. Укучылар илебез картасын буядылар, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе белән берлектә "Ике башлы бөркет турында әкият” фильмын карадылар, Русия гербының барлыкка килү тарихы турында күп нәрсәләр белде һәм аны үз куллары белән гәүдәләндерергә тырыштылар: буядылар, пластилиннан, төсле кәгазь һәм картоннан үзләре ясадылар.

Безнең Штәнде урта мәктәбендә патриотик тәрбиягә һәрвакыт җитди игътибар бирелә. Дәүләт бәйрәмнәре турында белү, аларда катнашу укучыларда Ватанны, туган җирне ярату хисләре тәрбияли.

Ирина Рафаил кызы Нуртдинова, башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Балтач районының Штәнде урта мәктәбе.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: