Русиядә Ватан Геройлары көне - ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан республикабыз белем учакларында Ватан Геройлары катнашлыгында тантаналы чаралар уза.
Бүген безнең гимназиядә сәнгатьле шигырь укучылар конкурсы үтте. Бәйгедә катнашучылар илебез Геройлары, аларның батырлыгы турында шигырьләр сөйләде. Жюри әгъзаларының берсе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ветераны Иван Николаевич Постилов булды.
Безнең сыйныфтан Азалия һәм Амалия Хуҗагалиевалар, Диана Әминева һәм мин – Ясминә Габдрахманова катнаштык.
Ясминә Габдрахманова,
1 Е сыйныфы укучысы.
Уфаның 84нче Татар гимназиясе.
Автор фотосы.