+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
19 декабрь 2022, 00:10

Мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясен кире кайтармакчылар

Кирәкме? Ә сез ничек уйлыйсыз?

Мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясен кире кайтармакчылар
Мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясен кире кайтармакчылар

Дәүләт думасының Мәгариф комитеты башлыгы Ольга Казакова укучыларны хезмәткә җәлеп итүне тыю турындагы законны үзгәртергә тәкъдим итте.

Элегрәк Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин депутатларны хезмәт тәрбиясе һәм баланың мондый эшләрдә мәктәптә катнашуы буенча законга үзгәрешләр кертү башлангычы белән чыгарга чакырды.

"Мин булган законны (анда укучыларны хезмәткә җәлеп итү тыела) уңай якка – укучыларны, ата-аналар рөхсәте белән, хезмәткә җәлеп итәргә рөхсәт ителә, дип үзгәртергә тәкъдим итәм, ", - дип билгеләп үтте ул комитет утырышында.  

Володин белдерүенчә, тәкъдим ителгән башлангычны балалар хезмәтен куллану кебек карарга кирәкми, сүз яшь буынга хезмәт тәрбиясе бирү турында бара.

Моннан тыш, депутат билгеләп үткәнчә, укучылар бүген дә хезмәт тәрбиясендә катнаша.

"Башлангыч сыйныф укучылары ашханәдәге тәлинкәләрне дә алып куя, дежурлар сыйныфларда кизү дә тора", - диде ул.

 

Фото:eduregion.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: