Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
22 декабрь 2022, 11:55

Республиканың 77 мәктәбен ремонт көтә

Бу хакта төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.

Республиканың 77 мәктәбен ремонт көтә
Республиканың 77 мәктәбен ремонт көтә

Быел Башкортстанда 63 мәктәп ремонтланган. Бу хакта төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин “2023 елда Башкортстан бюджеты” темасына махсус брифингта хәбәр итте.

— Киләсе елга саннар тагын да зуррак, ­— дип билгеләде Айбулат Хаҗин. ­— Республикада 77 мәктәп бинасы ремонтланачак. Сумма бик зур, республикага миллиардлар килә, — дип өстәде ведомство җитәкчесе.

Республика бюджетыннан барлык мәгариф объектларына: мәктәпләргә, балалар бакчаларына, һөнәри белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясауга уртача 600 миллион сум бүлеп бирелде. 2023 елда мәктәпләрдә ремонт эшләре башкаруга федераль бюджеттан 3,6 миллиард сум бүлеп биреләчәк.

Шулай ук федераль программа кысаларында ремонтлана торган биналарны республика бюджеты исәбенә финанслау да каралган: объектларны террорчылыкка каршы саклау, мәктәп территорияләрен төзекләндерү, дәреслекләрне һәм уку әсбапларын яңарту, укытучыларның квалификациясен күтәрү, һөнәри әзерлеген арттыру.

 

Фото:ufa.mk.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: