+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
9 гыйнвар 2023, 22:15

Каникуллар дәвам итә!

11 гыйнварда мәктәпкә чыгып йөгерергә ашыкмагыз, дуслар.

Каникуллар дәвам итә!
Каникуллар дәвам итә!

Башкортстанда кышкы каникуллар каты салкыннар аркасында бер көнгә, 11 гыйнварга кадәр озайтылды.
"Һава температурасы төшү сәбәпле, мәгариф оешмалары хакимиятләренә уку процессын 12 гыйнварда башларга киңәш ителә. Шул ук вакытта бу көннәрдә мәктәп биналарында җылылык режимын контрольдә тотуны оештырырга кирәк", — дип белдерде төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

9 гыйнвардан республиканың балалар бакчалары штат режимында эшләвен дәвам итә.

"Шуны искәртик: һава температурасы нинди булуына карамастан мәктәп эшли һәм көчле салкыннар аркасында дәресләргә көндез килүне гамәлдән чыгару турындагы карарны һәр мәктәп мөстәкыйль кабул итә”,— дип өстәде Айбулат Хаҗин.

Алдан хәбәр итүебезчә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе халыкны иртәгә тагын да көчлерәк салкыннар булуы турында кисәтә.
“Башгидрометеорология” үзәге фаразлавынча, 10 гыйнварда төнлә һәм иртән республикада көчле суыклар көтелә, термометр баганалары -40, 45 градуска кадәр төшәчәк.

 

Фото: rbc.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: