Камчаткадагы Вилючинск шәһәрендә беренче сыйныф укучысы укытучыга һөҗүм иткән һәм аны пыяла кисәге белән яралаган. Бу хакта Камчатка крае прокуратурасына сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.
Тикшерү хәбәр социаль челтәрләргә таралганнан соң башланган. Әлеге хәл мәгариф учреждениесе җитәкчелеге тарафыннан түбән сыйныф укучылары белән тәрбия эше буенча чаралар күрелмәү аркасында килеп чыккан. Хәзер прокуратура укучылар арасындагы конфликтларны җайга салу өчен нәрсә эшләнгәнен тикшерәчәк һәм мәктәп җитәкчелеге эшләренең хокуклы булуын бәяләячәк.
Моннан тыш, Русия Тикшерү комитетының төбәк Тикшерү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, беренче сыйныф укучысы сыйныфташларына да һөҗүм итәргә тырышкан. Бу уңайдан тикшерү башланган.
Фото: РИА Новости