+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
21 гыйнвар 2023, 19:10

Хатлар хәрбиләрнең күңелен җылытсын!

Бишбүләк 2нче мәктәбе укучылары мобилизацияләнгән солдатларга хатлар язды.

Хатлар хәрбиләрнең күңелен җылытсын!
Хатлар хәрбиләрнең күңелен җылытсын!

Бишбүләк районы Бишбүләк 2нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләргә, абыйларга матур теләкләр язылган хатлар әзерләгән.

“Хатларда укучыларыбыз солдатларга сәламәтлек һәм тизрәк Туган якка, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Хатларны Бөек Ватан сугышы вакытындагы кебек өчпочмаклап бөкләдек һәм махсус конвертларга салдык”, - ди директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Мәүлияр кызы Маликова.

Тиздән балаларның хатлары, гуманитар ярдәм белән бергә, солдатларга юл алачак. Туган яктан килгән сагынычлы сәламнәр, укучыларның өчпочмаклы хатлары тынычлык өчен көрәшүче хәрбиләрнең күңелен җылытсын.

 

Айгөл Маликова фотолары.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: