Узган елның мартында Кыргыз-Миякәдәге мәктәп ашханәсендә агуланган укучыларның 20 ата-анасы компенсация алачак. Бу хакта төбәк буенча “Роспотребнадзор”га сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Ул вакытта санитар инспекторлар мәктәпне һәм ашханәне яптылар, ярымфабрикатлар җитештерүне туктаттылар. Балаларның күпләп авыруының сәбәбе – энтеровирус инфекциясе. Аның азык-төлек блогы хезмәткәрләре тарафыннан шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәгәнлектән килеп чыгуы ачыкланган.
Идарә мәктәп администрациясенә дәгъва бирде. Нәтиҗәдә, зыян күргән балаларның әти-әниләре, Стәрлебаш районара суды карары буенча, мораль зыян өчен 90 мең сум акча алачак.
Фото: төбәк буенча “Роспотребнадзор” идарәсе