-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 гыйнвар 2023, 15:00

Табында – милли ризык!

Уфа шәһәренең 65нче Татар гимназиясе укучылары республика күләмендә үткәрелүче флешмобка кушылды.

Табында – милли ризык!
Табында – милли ризык!

25 гыйнварда Башкортстан мәктәпләре арасында “Минем милли ризыгым” исемле флешмоб үтте. Акциянең максаты – балаларны халкыбызның милли аш-сулары белән таныштыру, милли ризыкларыбызны әзерләргә өйрәтү һәм укучыларны киләчәк тормышка әзерләү. 

Уфа шәһәренең 65нче Татар гимназиясе укучылары да республика күләмендә үткәрелүче бу флешмобка актив кушылды. “Минем милли ризыгым” темасына бик кызыклы сыйныфтан тыш дәресләр үткәрелде. Балалар һәм ата-аналар бергәлешеп, зур кызыксыну белән, флешмобта актив катнаштылар. Катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез!

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Дания Миртимир кызы Бикбулатова.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: