Әлеге белем учагында укучы кызлар һәм малайларга сокланмый мөмкин түгел. Алар матур итеп туган телләрендә сөйләшә, дәрестән тыш оештырылган чараларда бик актив катнаша. Бүген биредә 36 укучы татар теле һәм әдәбияты дәресләренә бик теләп йөри. Ягымлы һәм мөлаем, заман белән бергә атлаучы, тәҗрибәле остаз Рида Кашапованың дәресләре һәрвакыт кызыклы һәм җанлы үтә. Әлбәттә, балалар ана телендә аралашсын, тел нечкәлекләрен белеп үссен өчен укытучы барлык тырышлыгын сала.
Мөгаллимә өчен иң мөһиме —яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Әлеге максатка Рида Рәзиф кызы дәресләрендә укучыларга үз халкының традицияләрен, мәдәниятен, тарихын өйрәтү аша да ирешә.
Туган телгә изге хистә булган мөгаллимәгә, аның тырыш укучыларына уңышлар, матур нәтиҗәләр телибез!
Динар Кәлимуллин фотолары.