Яз башлануга инде бер ай булып килә. Ә март азагында иң күңеллесе нидә? Әлбәттә, язгы каникулларда! Ялларыңны кызыклы, һәм иң мөһиме, файдалы итеп үткәрәсең килсә, түбәндәге киңәшләр сиңа бик тә ярдәм итәр!
Каникулларда гадәттәге көн тәртибеннән бераз читкә китү зыянлы түгел. Артта калган салкын кышның соры көннәреннән соң, синең организмың көчсезләнгән, аңа ял кирәк. Шуңа күрә көн дә иртән нервыңа тия торган будильникларыңны сүндереп, рәхәтләнеп йокы туйдыру синең өчен бик файдалы булачак.
Яз килүнең төп сөенече ул – кояш! Көннән-көн ул җиргә яктырак карый, аның нурлары бар дөньяны ныграк җылыта башлый. Ничек инде шундый матур көнне өйдә утырасың? Көз-кыш көннәрендә кояш күрмәгән организмың D витаминына тансыккан булса кирәк. Шуңа күрә резин итекләреңне эләктер дә, тизрәк гөрләвекләрдән көймә йөздерергә ашык. Йокыдан яңа уянып килгән табигатьнең матурлыгын күзәтергә дусларыңны да чакырырга онытма!
Көннәрең мәктәптә үткән чакта, китап, кием шкафларыңда кирәк булмаган яки искергән әйберләр җыелырга мөмкин. Язгы каникуллар вакыты – иске-москы киемнәрдән, язылып беткән дәфтәрләрдән һәм башка яраксыз әйберләрдән котылырга бик уңайлы вакыт. Шулай ук синең кесә телефоныңда да бик күп чүп-чар җыелырга мөмкин. Аны кирәкмәгән фото-видеолар, файллардан чистарырга онытма.
Язгы яллар – гаилә белән бергә вакыт уздыру өчен бик яхшы мөмкинлек. Бәлки әниеңә өй эшләрендә, ашарга пешерүдә яки башка берәр җирдә ярдәм кирәктер? Әтиең белән ихатага ияреп чыксаң, анда да, һичшиксез, эш табыла. Бергә эшләү күпкә җиңелрәк тә, күңеллерәк тә!
Күз алдыңа китер: иң яраткан тәмлүшкәләреңне аласың һәм йомшак пледка төренеп күптәннән карыйсы килгән фильм яки мультфильмны кабызасың. Рәхәт, әйме? Бу күзаллауны, димәк, тизрәк тормышка ашырырга кирәк. Һәм язгы каникул кичләре – моның өчен бик отышлы булачак.
Яңа көчләр, яхшы хәтирәләр белән укуның азакы чирегенә аяк басуыгызны телибез. Ялларыгыз матур һәм файдалы үтсен, дуслар!
Фото: freepik.ru