+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
18 март 2023, 12:00

Татар гимназиясенә – 35!

Уфаның 84нче Татар гимназиясе 35 еллык юбилеен билгеләде.

Татар гимназиясенә – 35!
Татар гимназиясенә – 35!

Туган көн... Шарлар, кунаклар, матур теләкләр, бүләкләр, җыр-моң – туган көн дигән сүзне ишетүгә, күз алдына иң элек әнә шундый бәйрәм кәефе тудыручы төшенчәләр килеп баса. Уфаның 84нче Татар гимназиясенең туган көн бәйрәмендә дә нәкъ шулай булды. Бу көнне белем учагы бик күп кунакларны кабул итте. Бәйрәмгә ветеран укытучылар, гимназияне төрле елларда тәмамлаган укучылар, ата-аналар килде.

Белем учагы ачылуга – 35 ел. 1987 елның 1 сентябрендә өр-яңа мәктәп тәүге укучыларын кабул иткән. Бүген биредә 56 сыйныфта 1578 гимназияче укый. Аларга белем һәм тәрбия бирү өчен 72 хезмәткәр көч сала. 35 ел эчендә гимназия шәһәрнең Октябрьский районы мәктәпләре арасында гына түгел, шәһәр буенча да үзен абруйлы, белем учагы буларак танытты.

– Гимназиябезнең уңышлары турында горурланып сөйлибез икән, әлеге эшнең орлыклары 35 элек үк сезнең каршыгызда утырган ветеран укытучылар тарафыннан салынган. Без бүген дә алдыбызга тирән белемле, киң карашлы, илебезнең чын патриотларын тәрбияләү кебек зур бурычлар куеп, бер-беребезне бер сүздән аңлап эшлибез. Шул ук вакытта, Татар гимназиясе буларак, балаларны татар теленә өйрәтүгә, аларны татар рухлы, милли үзаңлы шәхес итеп тәрбияләүгә зур урын бирәбез, - диде гимназиянең директоры Равил Рифкать улы Идрисов.

Һәрвакыттагыча коллектив бәйрәмгә бик җитди әзерләнгән. Чараны гимназиянең тәҗрибәле мөгаллимәләре – Башкортстанның атказанган укытучысы Гөлүзә Гәрәева һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Альбина Азаматова җанлы, дулкынландыргыч итеп алып барды.  Тәбрикләү сүзләре берсеннән-берсе чагу концерт номерлары белән үрелде. Гимназиянең сәләтле кызлары һәм егетләре, “Символ” театр студиясенә, “Чаткылар” фольклор түгәрәгенә, “D&F” бию студиясенә йөрүче балалар матур чыгышлары белән кунакларга искиткеч ял мизгелләре бүләк итте.

Сәхнәгә бер-бер артлы ветеран укытучылар, ә аннары гимназиянең бүгенге коллективы күтәрелде. Алар – югары белемле, заманча карашлы, үз эшләренә ихлас бирелгән мөгаллимнәр. Укытучыларның барысын да диярлек күптәннән беләбез, хезмәт уңышларын күреп сөенәбез. Гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучылары белән дуслашып, туганлашып беттек, дисәк тә һич арттыру булмас. Нәкъ алар яшь буынны милли матбугат белән дуслаштыруга, укучылар белән “Әллүки” журналы арасында дуслык күперен ныгытуга зур көч сала. Шул уңайдан аларның һәммәсенә дә зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Хөрмәтле укытучылар, хезмәткәрләр, укучылар! Бәйрәмегез котлы булсын! Татар гимназиясе киләчәктә абруйлы, дәрәҗәле, көчле белем учагы булсын!

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: