+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
19 март , 11:25

“Миңа гына газапланыргамыни?!”

Бер укучы авызыннан...

“Миңа гына газапланыргамыни?!”
“Миңа гына газапланыргамыни?!”

Мәктәп турында бик күп шигырьләр, хикәяләр язылган, җырлар җырланган. Ә без исә сезгә мәктәп тормышын чагылдырган кызыклы гыйбәрәләр тәкъдим итәбез! Сезнең башка мондый уйларның килгәне бармы, дуслар?
*Мин тумыштан килгән ялкаулыгым белән шулкадәр каты көрәшәм, ниһаять, җиңгәч, мәктәпкә барырга көчем дә калмый.
*Шулкадәр кыен хәл: өйдә барысы да йоклый, тик миңа гына мәктәпкә барырга кирәк... Барысын да уятып китәм әле, мин генә газапланырга тиешмени?
*Укырга барып килим микән, дип уйладым бер көнне. Уйладым да, бармадым.
* Бары тик сыйныфташлар гына сине бизәнмәгән килеш, төсле колготкаларда һәм икегә җыелган чәч толымнары белән хәтерли.
*– Тизрәк киен, мәктәпкә соңга каласың!
– Әни, тынычлан, мәктәп көне буе ачык бит!
*Әнигә өй эшләрендә ярдәм итәргә кирәк. Озакламый ата-аналар җыелышы бит...

Мәктәп еллары шундый күңелле! Әмма вакыт бик тиз уза, дуслар! Балачак елларыгызның кадерен белеп яшәгез!

Фото: freepik.com.

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас в