+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
19 март , 09:50

Шигырь ул – искиткеч көч!

Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучылары республикабызның талантлы шәхесләре белән очрашты.

Шигырь ул – искиткеч көч!
Шигырь ул – искиткеч көч!

Француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпери “Иң зур байлык – кешеләрнең аралашуы” дигән. Талантлы кешеләр белән аралашу – икеләтә байлык.  Шушы көннәрдә гимназиядә танылган шагыйрәләр – Дилә Булгакова һәм Халисә Мөхәммәдиева белән очрашу узды. Чарада композитор Роза Якупова һәм Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" иҗтимагый оешмасы рәисе Флүсә Назаргулова кунак булды.

Дилә Булгакова ике дистә хикәяләр җыентыгы һәм театр өчен берничә пьеса авторы. Аның шигырьләренә 200дән артык җыр язылган, алар Башкортстанда гына түгел, ә республикадан читтә дә популяр.

Халисә Мөхәммәдиева – тележурналист һәм шагыйрә, аның шигырьләренә дә бик күп җырлар язылган. Ул озак еллар татар телендәге “Рәй­хан” телевизион тапшыруы­ның алып баручысы булды, Баш­корт­стан­ның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре. Уфада “Рәйхан” клубын оештырып җибәрде.

Кунаклар балаларга ничек шигырьләр яза башлаулары, иҗатлары турында сөйләделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр, туган телебезне, мәдәниятебезне һәм халкыбыз тарихын яратырга һәм хөрмәт итәргә чакырдылар. Балалар Дилә Булгакова һәм Халисә Рәйханның шигырьләрен яттан сөйләделәр, татар телендә җырлар башкардылар (җитәкчеләре Гәрәева Ә.Х., Акчурина Г. Р., Ахунова А. Р., “Символ” театр студиясе, Гайнетдинов С. С., Гайнетдинова Л. М.). Балалар композитор Роза Якупованың җырларын зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңланды.

Флүсә Назаргулова үз чыгышында укучыларга һәм укытучыларга күңел күтәренкелеге, искиткеч чыгышлары, туган телгә һәм әдәбиятка булган мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерде. Очрашу искиткеч җылы шартларда узды. Чараны алып баручы мөгаллимә, Башкортстанның атказанган укытучысы Гөлүзә Әнвәр кызы Гәрәева билгеләп үткәнчә, һәркем үз тормышында бер тапкыр булса да шигырьләр язып карарга тырыша. Кайберәүләр бу шөгыльне шунда ук ташлый, ә икенчеләр өчен шигырь –  тормыш мәгънәсе, гомерлек юлдаш. Озак көннәр-кичләр уйланылган, сүзләр һәм рифмалар , ә аннан соң шигырь туган! Шигърият – ул җылылык һәм игелекне тоярга, яфраклар тавышын, кошлар сайравын тыңларга, Туган җиребезнең сулышын ишетергә, матурлыгын күрергә ярдәм итә. Шигырь – ул искиткеч көч! Ул безне дөньяга яңача карарга мәҗбүр итә.  

Очрашу ахырында гимназия директоры Равиль Рифкать улы Идрисов катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Ул шигырьләр иҗат итүне кошның очышы белән чагыштырды. Моңа өйрәнү мөмкин түгел, ә менә шигъриятне аңларга өйрәнү һәркемнең көче белән аңларга өйрәнү. Шигъриятне яратырга, күбрәк укырга, тормышны яктырак, мәгънәлерәк итәргә чакырды.

 

Чыганак: 84нче Татар гимназиясе

 

Шигырь ул – искиткеч көч!
Шигырь ул – искиткеч көч!
Шигырь ул – искиткеч көч!
Шигырь ул – искиткеч көч!
Шигырь ул – искиткеч көч!
Шигырь ул – искиткеч көч!
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в