+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
6 апрель 2023, 18:05

Каранлылар шашкада оста уйный!

Мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары арасында бәйге узды.

Каранлылар шашкада оста уйный!
Каранлылар шашкада оста уйный!

Бүздәк районының Каран урта мәктәбендә 3-4 сыйныф укучылары арасында шашка бәйгесе узды. Физкультура укытучылары Лида Фәһим кызы Маликова оештырган уенга малайлар һәм кызлар бик җитди әзерләнгәннәр. Уеннар бик күңелле үтте, бүләкләр дә үзләренең хуҗаларын таптылар. Нәтиҗәдә, малайлар арасырда 1нче урынны Морат Садыйков, 2-3нче урыннарны Илдан Сабитов һәм Илдар Хәбиров яулады. Ә кызлардан 1нче урын Розалина Вафинага бирелде, 2нче урынны Сабина Хөсәенова яулады һәм 3нче урынга Азалия Ялалова чыкты.

Әйтергә кирәк, әлеге мәктәптә шашка-шахмат уеннары спорт юнәлешләре арасында алдынгыларның берсе. Монда укучыларның сәләтләрен ачар өчен барлык шартлар да тудырылган: яңа уен такталары, фигуралар, хәтта шахматның зур варианты да бар. Әлбәттә, мәктәпнең иң оста шахмат-шашкачылары абыйлы-энеле Илнар һәм Вадим Хәлиуллиннарга тиңнәр юк. Алар инде бик күп җиңүләр яулаган егетләр!

Алдагы көннәрдә дә бары тик уңышлар юлдаш булсын, укучылар!

Автор фотолары.

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: