“Монах” позывнойлы Александр Доставалов исемендәге ирекле батальон сугышчысы Мәләвез мәктәпләренең берсенә килеп, анда укучы Азалия исемле кызга чәчәкләр гөлләмәсе бүләк иткән. Һәм бөтен сыйныф каршында кызга язган хаты өчен рәхмәт белдергән.
Билгеле булуынча, хәрби операциядә катнашучы якташыбызның кулына Азалиянең хаты сентябрь аенда гуманитар ярдәм белән килеп эләккән. Изге теләкләр юлланган туган як сәламен ул һәрвакыт үзе белән куен кесәсендә йөрткән.
Әлеге вакытта кыска вакытлы ялга Башкортстанга кайткан сугышчы мәктәпкә килеп, хатны язган кызга һәм барлык укучыларга рәхмәт белдереп, мондый хатларның үзләре өчен зур көчкә ия булуын, аларны саклап йөртүен әйткән.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу көннәрдә республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында ял итү хокукы алган хәрбиләрне каршы алалар. Аларны өйләренә оешкан рәвештә, уңайлы автобусларда алып кайталар. Уфада хәрбиләрне Совет мәйданында Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында тантаналы рәвештә каршы алу оештырыла.
Фото: put-okt.com