+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
14 апрель 2023, 16:30

“Журналист һөнәре бик мавыктыргыч икән!”

Бүген редакциябезгә, ерак араларны якын итеп, Нефтекама шәһәренең "Белем" полилингваль күппрофильле мәктәбе укучылары һәм аларның остазлары килде.

“Журналист һөнәре бик мавыктыргыч икән!”
“Журналист һөнәре бик мавыктыргыч икән!”

Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлшат Ирек кызы Әхъярова һәм педагог-китапханәче Римма Дамир кызы Хафизова җитәкчелегендә башкалага килгән кызлар һәм малайлар “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары редакцияләрендә хезмәт салучы журналистларның, версткалаучыларның, рәссамнарның эшчәнлеге белән якыннан танышты. Баш мөхәррир урынбасары Рәфис Фәнис улы Сәяхов кунакларга редакция буйлап экскурсия үткәрде, кабинетлар белән таныштырды.

Әйткәндәй, "Белем" мәктәбе үзе дә яшь журналистларны тәрбияли. Биредә “Белем дөньясы” дигән гәзит чыгып килә. Мәктәпнең экскуриягә килгән укучылары арасында үзләре дә каләм тибрәтүчеләр, гәзит чыгару эшен якыннан белүчеләр булуы аеруча сөенечле булды.

“Безнең мәктәптә узган уку елыннан дүрт телдә – урыс, татар, башкорт, инглиз телләрендә –  мәктәп гәзите чыгарыла, укучылар үзләрен хәбәрче ролендә сыный. Шулай ук бездә мәктәп телевидениесе дә эшли. Республика башкаласына килү, Телеүзәктә, "Кызыл таң" гәзите редакциясендә, “Нур” театрында булу яшь хәбәрчеләр өчен бихисап мәгълүмат бирәчәк. Бик мавыктыргыч, кызыклы һәм фәһемле көн булды”, – ди укытучылары Гөлшат Ирек кызы.

Укучылар үзләре дә “Журналист һөнәре – бик мавыктыргыч икән!” – дип кызыксынуларын белдерде.

Әлбәттә, “Белем” мәктәбе укучыларның күбесе "Әллүки" журналы белән таныш, өйләренә алдыра, укый. Ә без исә киләчәктә дә дуслыгыбыз озайлы булыр, белем учагында "Әллүки"не укучы дусларыбыз күп булыр, дип ышанабыз.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: