Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
15 апрель 2023, 10:00

“Карга боткасы” бик тәмле икән!

Бүздәк районының Каран мәктәбе укучылары милли йолаларны өйрәнеп үсә.

“Карга боткасы” бик тәмле икән!
“Карга боткасы” бик тәмле икән!

Шушы көннәрдә Каран авылы мәдәният йорты балаларның шат тавышыннан яңгырап торды. Мәдәният учагы хезмәткәрләре Раушания Ергизова, Раилә Шәрифуллина, мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары катнашлыгында, “Карга боткасы” йола бәйрәмен оештырды.
Бәйрәмнең төп өлешендә сүз милли йоланың тарихы турында барды. Укучылар “Йола кайчан үтә?”, “Ул ни өчен каргалар белән бәйле?” һәм башка бик кызыклы сорауларга җавап ишетте.
Чараның икенче өлеше дә бик мавыктыргыч булды – уеннар белән дәвам итте. Халык уеннарын заманча спорт төрләре белән бергә уйнау беркемне дә читтә калдырмады – өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Йоланың иң кызыклы, барысы да көтеп алган мизгеле дә җитте – казанда ботка пеште. Телеңне йотарлык тәмле ризыкны Каран мәктәбенең оста куллы пешекчеләре әзерләде. Хуш ис борынны кытыклаган, яңа пешеп чыккан карга боткасыннан авыз итәр өчен барысы да табынга җыелды. Һичшиксез, каргаларга да өлеш тиде. Укучылар канатлы дусларга агач төпләрендә ботка калдырды, ел уңышлы булсын, күп шатлык алып килсен дип, теләк теләде.
"Карга боткасы" бәйрәмен халкыбыз борын-борыннан билгеләгән. Төрле ярмалар, шулай ук сөт, май, йомырка, шикәр, икмәк һәм башка төр азык-төлек җыеп, авыл халкы табигатькә чыгып ботка пешергән. Үзләре сыйланган, ботканы яз хәбәрчеләре - кара каргаларга да калдырганнар, пешкән ярманың бер өлешен, уңыш мул булсын дип - җиргә, җирдә тереклекне сакласын дип - суга, кояшлы көннәр һәм яңгырлар булсын дип, һавага сипкәннәр. Аннары күңелле уеннар уйнаганнар.
Күркәм йолабыз бүген дә онытылмый. Әнә бит, Бүздәк районы Каран авылында бу бәйрәмне ничек гөрләтеп уздырдылар! 

Автор фотосы.

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: