+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
20 апрель 2023, 14:50

65нче Татар гимназиясендә – Милли костюмнар көне

Бүген — Башкортстан халыкларының милли костюмнары көне. Бәйрәм чараларына Уфаның 65нче Татар гимназиясе коллективы да актив кушылды.

65нче Татар гимназиясендә – Милли костюмнар көне
65нче Татар гимназиясендә – Милли костюмнар көне

Гимназиядә иртә белән бәйрәм кәефе тантана итте. Гимназия директоры Әнфисә Фәрит кызы Галимҗанова һәм аның җитәкчелегендәге коллектив кызлар һәм малайларны милли киемнәрдә каршы алды.

Укучылар үзләре дә укырга калфаклы-түбәтәйле килгән бүген. Туган тел укытучылары дәресләрне, сыйныф сәгатьләрен “Милли халык киемнәре”, “Татар халкының милли киеме” дигән темаларга багышлады.

“Укучыларыбыз бүген дәресләрдә түбәтәй, калфак, читек, чулпы турында үз белемнәрен арттырды, яңа мәгълүмат алды. Шунысы сөенечле, балалар халкыбызның милли киемнәре белән кызыксына, сораулар бирә. Мондый чаралар, дәресләр фәһемле, кызыклы, тәрбияви”, — ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Рәис кызы Фаткуллина.

65нче Татар гимназиясе белән тыгыз элемтәдә эшләүче Татар якшәмбе мәктәбенең “Дебют” балалар иҗат үзәге педагоглары да бу бәйрәмнән читтә калмады. Мәсәлән, "Халык фольклоры" берләшмәсе педагогы Гүзәл Миртимер кызы Заһитова Милли костюмнар көненә багышланган дәрес үткәрде. Ул укучыларны халык костюмнары тарихы белән таныштырды, шулай ук күп еллар дәвамында республикада яшәүче төрле милләт кешеләренең дуслыгы,үзара аңлашуы һәм бер-берсенә хөрмәте турында сөйләде.

Гимназия укучылары барлык чараларда актив катнашты, милли костюмнарда чыгышлар ясады, рәсемнәр төшерде. Әлбәттә, көн дәвамында милли моңнар, җырлар яңгырады.

 

Фото: гимназия сайтыннан

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: