-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 апрель 2023, 22:40

Яңгырады "Тукай моңнары"

Бүген, бөек шагыйрьнең туган көнендә, Уфада "Тукай моңнары" Бөтенрусия сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесе узды.

Яңгырады "Тукай моңнары"
Яңгырады "Тукай моңнары"
Бүген милли шигърияткә нигез салучы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулды. Шул уңайдан Уфа шәһәрендә матур чаралар узды. Төп чара, һичшиксез, шагыйрьнең Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршындагы һәйкәле янында үтте.
Монда бүген әдәби-музыкаль композиция белән берлектә “Тукай моңнары” Бөтенрусия сәнгатьле уку бәйгесенең йомгаклау этабы оештырылды. Георгафиясе елдан-ел киңәйгән конкурс быел 400дән артык эш кабул итте. Башкортстанның төрле төбәкләреннән тыш, Татарстаннан, Самара, Төмән өлкәләреннән, Магнитогорск һәм Ульяновск шәһәрләреннән катнашучылар бар иде. Бүгенге чарага исә Габдулла Тукайның шигырьләрен иң яхшы сөйләүчеләр дип табылган балалар җыелды.
Мәртәбәле жюри әгъзалары түбәндәге яшь сәләтләрне җиңүчеләр итеп билгеләде.
Быел Тукай шигырьләрен төрле телләрдә сөйләүче укучылар арасында беренче урынны Чакмагыш районыннан Нурия Шәймөхәммәтова, Илеш районыннан Диана Яхина, Рәмзилә Газетдинова, Тәтешле районыннан Марина Фатниева, Диана Садретдинова, Стәрлебаш районыннан Дарина Ибатуллина, Мәләвез шәһәреннән Эльза Умергалина, Уфаның 132нче мәктәбе укучысы Анастасия Литвинова, Уфа фән һәм технологияләр университеты студенты Регина Исламова яулады.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
 
Фото: Динар Кәлимуллин
 
 
Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: