+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
6 Май 2023, 22:30

Җиңү хатларында — күңел җылысы

Яшьләр йортында “Сугыш юллары буйлап” квест-уен” республика чарасы узды.

Җиңү хатларында — күңел җылысы
Җиңү хатларында — күңел җылысы

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яшьләр йортында “Сугыш юллары буйлап” квест-уен” республика чарасы узды.

М. Акмулла исемендәге БДПУның Тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте департаменты, Республика волонтерлар хәрәкәте үзәге, “Җиңү волонтерлары” Бөтенрусия хәрәкәтенең төбәк бүлеге чараны оештыручылар булды. 6 тематик станциядән торган квестта Уфа югары уку йортлары студентлары һәм Рәми Гарипов исемендәге Башкорт гимназиясе укучылары катнашты.

Уфаның 7нче модельле балалар китапханәсе мөдире Ирина Зиннәтуллина командаларны “Фронт хаты” станциясендә каршы алды, анда “Җиңү хаты” Бөтенрусия акциясе үтте. Ул катнашучыларны “Ерак сугыш чоры хатлары” җыентыгы белән таныштырды, чөнки солдат хатлары — батырлык, ныклык һәм патриотизмның аерым дәлилләре булып тора.

Ә сугышчыларга ярдәм һәм көч бирүче җавап хатлары тагын да мөһимрәк! “Җиңү хатлары” өчен сүзләрне тырышып сайлап, егетләр һәм кызлар аларга йөрәк җылысын салды, ветераннарга рәхмәт белдерделәр, ә махсус хәрби операциядә катнашучыларга җиңү белән тизрәк өйгә кайтырга теләделәр. Бәйрәмгә иң игелекле һәм эчкерсез котлаулар —рәсемнәр белән бизәлгән, һәм фронт хатлары үрнәгендә бөкләнгән, өчпочмаклы хатлар!

 

Ирина Зиннәтуллина фотолары.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: