+16 °С
Болытлы
Уфада 12 яшьлек Алексей Чистяков югалган. «БашРегионСпас» волонтерлары хәбәр итүенчә, ул 5 майда өеннән чыгып киткән һәм әлегә кадәр кайда булуы билгесез.
Малайның билгеләре: буе 150 сантимер, ябык гәүдәле, чәчләре кара, күзләре коңгырт төстә. Югалган көнне кара кофта, ак күлмәк, кара чалбар, кара аяк киеме кигән булган.
Алексейның кайда булуы турында белүчеләрдән 8(937)3-102-112 яки 112 телефоннары буенча хәбәр итүне сорыйлар.
Фото:"БашРегионСпас"